КӨЛҮ ф. 1. 1) Шатлану, канәгатьләнү һ.б. нәтиҗәсендә өзек-өзек кыска авазлар чыгару. Арадан берсе кызык сүз әйтсә, калганнары көтүләре белән бергә кушылып көләләр. М.Әмир. Камай шундук көлүдән туктады, гәрчә тавышы чыкмаса да, Сәлим хан моны тегенең җитдиләнеп киткәнен чыраеннан чамалады. М.Хәбибуллин

2) Кешене мәсхәрәләү, мыскыллау. Николай Максимовичның үртәп көлүләрен ишетә башлагач, ул [Ханзафаров] шаккатты, кызарынды, бүртенде, --- өлкә комитетына шалтыратам, жалу бирәм, дип чәпчеде. Г.Әпсәләмов. Ташла шул кешедән көлүеңне. Р.Вәлиев. Тик бу – Хисмәтулланың эчкерсез мәхәббәтеннән оятсыз рәвештә көлү булачак лабаса! Ә. Моталлапов

3) Кире мөнәсәбәт күрсәтү, түбәнсетеп карау, тәнкыйть итү. Үзләре [әти, әни] бит алар – гомер буе искелектән көлеп, шуны хурлап килгән кешеләр... Ә.Еники

4) күч. Шатлык, күңеллелек белдерү; канәгатьләнү белдерү (күзләр, йөз тур.). Авызы көлә, күзләре көлә, борын астындагы бармак бите кадәр мыегына хәтле көлә. Б.Камалов. Аның [Әминәнең] йомшак иреннәрен, көлеп торган күзләрен күргәч, күпмедер вакытка авыр уйлардан һәм әнисенең түзеп булмаслык карашыннан котылдым. Р.Вәлиев

5) күч. Яктырту, нур сибү; мөлаем, елмаюлы булып күренү (кояш һ.б. тур.). Шүрләп кенә эчкә кергән идек, – Каршылады көлеп каеннар ---. Р.Рахмани

2. и. мәгъ. Шатлану, канәгатьләнү хисләре тәэсирендә барлыкка килгән өзек-өзек авазлар. Бүген бит һәр өйдә диярлек мәҗлес, шатлык, җыр, көлү, бию. Г.Әпсәләмов. Гаҗәп иде бу көлү, нәрсәгә охшатырга да белмим мин аны... Ә.Еники. Көлү безне дуслаштыра, Көлү безне берләштерә. Р.Миңнуллин

Көлеп карау Санга сукмау; түбәнсетү, кимсетү. Әнә синең хатынга элек бездә көлеп кенә карыйлар иде. Р.Вәлиев. Көлеп тору Бик матур булып, игътибарны җәлеп итеп, ялт итеп тору. --- Анда үрнәкле тәртип, көлеп торган чисталык булсын... Ә.Еники. Көлеп эч кату Тыела алмыйча, бик каты көлү. Кызык сүзләреннән көлеп эчебез ката иде. Г.Мөхәммәтшин. Көлсәң көл, еласаң ела «Кызык та, кызганыч та» дигән мәгънәдә

Көлә башлау Көләргә тотыну. Эт белән песинең җир сукаларга җигелгәнен күреп торган тау карап-карап торган да түзмәгән, шаркылдап көлә башлаган. Әкият. Аның койрыксыз Кораңгышын күрүгә, мәйдан халкы шырык-шырык көлә башлады. Р.Батулла

Көлә бирү Бернигә карамый көлүен дәвам итү

Көлә тору Башка эш-хәл барышында яки алдан көлү. --- шул ук халыкның акыллырак өлеше күк күкрәтеп дигәндәй көлә торды. Ф.Баттал

Көлә төшү Бераз көлгән кебек итү. Зыя, көлә төшеп, үз тарафыннан протест ясады: – Егетләр, күпме эчкәнсездер, ансын белмим; ләкин гөнаһка мине катыштырмаңыз ---. Г.Ибраһимов

Көлеп алу Аз гына көлү. – Юнганың кем икәнен беләсездер? Ул бит – яшь матрос дигән сүз. – Келтерәп кенә көлеп алды [Дина Павловна]. Г.Ахунов. Гөлмәрфуга түти кеткелдәп көлеп алды. А.Хәлим. Гөлфия хихылдап көлеп алды да сүзен дәвам итте. Ф.Яруллин

Көлеп җибәрү Кинәттән көлә башлау. --- Данифка бу кызык тоелды, ул ачылып китте, көлеп җибәрде. М.Маликова. Бу юлы инде Мәхмүткә кушылып мин дә көлеп җибәрдем... М.Әмир. Казый Нисбахны байгышка охшатты да көлеп җибәрде. М.Хәбибуллин

Көлеп кую Сирәк-сирәк яки бер тапкыр көлү. Менә хәзер дә ул [абзыкай] җырын әнә шулай әллә кайларгача җәелеп китәрлек итеп сузып бетерде дә, үзе дә шуңардан әсәрләнеп булса кирәк, кәефләнеп бер көлеп куйды. Ә.Еники. Тимерхан абзый – алтмыш биш яшьлек өлкән кеше – кеткелдәп кенә көлеп куя. Г.Ахунов. Үзләре [Чәчкә белән Миләүшә], ниндидер сер биргәндәй, каш астыннан гына көлеп куялар. Ф.Яруллин

Көлеп тору Сөйләү моментында көлү; һәрвакыт, еш көлү, бертуктаусыз көлү. Пётр Петрович инде җиденче унны тутырса да, һаман көлеп кенә тора. М.Әмир. Зөһрә исә: «Менә мондарак, менә тегендәрәк китте бугай», – дип, җизнәсен тинтерәтүдән кызык табып, эчтән генә көлеп торды. Ф.Яруллин. Көлеп тора, үзе дәшми [әтиең]. Ә.Галиев

Көлеп утыру Көлгән хәлдә булу; башкаларның фикерләрен җитдигә санамыйча яисә ышанмыйча кабул итү, күпмедер дәрәҗәдә кире мөнәсәбәттә булу. [Нәзирә:] – Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Һәнүс абый, ә син миннән көлеп утырасың, – диде ул һәм иңбашларын калтыратып елап җибәрде. Ф.Шәфигуллин. Беләм, мыек астыннан гына көлеп утырасыз инде сез. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә