КӨЛТӘЧЕ и. 1) Көлтә бәйләүче. Көлтәче җырына кушыла елгалар. Ә.Ерикәй 2) Көлтә ташучы. Шушы вакытта басу капкасында беренче көлтәче күренде: ул тау кадәр итеп төягән, һәм аты көчкә-көчкә тартып килә. И.Гази. Анда эш кайный: көлтәче егетләрнең күбесе үзләренең көнлекче икәнлекләрен бөтенләй онытканнар, җан-фәрман көлтәләрне биек эскертләрнең башына тондыралар ---. А.Таһиров |