КӨЛТӘЛӘ’Ү ф. Көлтә итеп бәйләү, көлтәләр ясау. Ачык авызын ябып, чыбык көлтәләргә кереште [Баемас]. Р.Батулла. Һәм менә һич тә уйламаганда-көтмәгәндә, ул кызны мулла ишегалдында кызлар белән салам көлтәләп йөргән хәлдә очрата. Ф.Хатипов Көлтәләп бару Рәттән, берсен дә калдырмыйча рәттән көлтәләү Көлтәләп бетерү Көлтәләүне төгәлләү Көлтәләп килү Әкренләп көлтәләү Көлтәләп кую Алдан көлтәләү; көлтәләгән хәлгә китерү Көлтәләп тору Сөйләгән моментта көлтәләү; даими көлтәләү. Көлтә дип, искерәк гадәт буенча әйтәм, ул чакта ашлыкны көлтәләп торырга вакыт җитмәгәч, чабып кына өяләр иде. Ә.Баян Көлтәләп чыгу Барысын да көлтәләү Көлтәли башлау Көлтәләргә керешү |