КӨЛТӘЛӘП рәв. 1) Аерым көлтәләр (1, 2 мәгъ.) белән, көлтәләргә аерып. --- киртә буендагы тарыларын бергәләп барып уралар, аны кыш буена, аяз көннәрдә кием җәеп кенә, көлтәләп сугалар: шулай рәхәт кенә яшиләр икән. Г.Бәширов. Шуннан соң беренче кишәрлекнең арпасын бик кадерләп җыеп, көлтәләп һәм көлтәләрне ишәк сыртына салып, калага алып киттеләр. Н.Фәттах. Урмаган игенне сажинлап бүлегез, урганын – көлтәләп. З.Зәйнуллин

2) Көлтә (3 мәгъ.) рәвешендә. Ул аны еш-еш суыра, авызыннан көлтәләп чыккан төтенне, тынгысыз черкиләрне ачуланып куган кебек, кулы белән әледән-әле таратып тора. Г.Әпсәләмов. Алачыкның ике тәрәзәсе дә уймак кына, кояш нуры көлтәләп төшә, бөтен почмакларга барып та җитми. Г.Якупова

3) күч. Күпләп. --- шигырьләрем-такмакларым район гәҗитендә әледән-әле берәмләп тә, көлтәләп тә басыла башлады. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә