КӨЛТӘЛӘНҮ ф. Көлтә сыман булып сузылу, көлтә сыман рәвеш алу (нур, очкын һ.б.ш.). [Сәлим] фонарьның көлтәләнеп алга сузылган яктысы белән бөтен бүлмәне капшап чыкты. Г.Гобәй. Көлтәләнеп үскән кара әрем уртасыннан тырпаеп торган торба башы – әйтерсең лә балачак бәйрәмнәренең яшел чыршысы! К.Кәримов. --- бизәкле шәл астыннан саргылт чәчләре көлтәләнеп чыгып торган урта яшьләрдәге хатын яңа күршесен бик үк дусларча булмаган хәрәкәт белән читкәрәк этте ---. Г.Мөхәммәтшин

Көлтәләнә башлау Көлтәләнүгә табан үзгәрү

Көлтәләнеп бетү Барысы да көлтәләнү

Көлтәләнеп тору Көлтә рәвешендә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә