КӨЛТӘ’ БАВЫ и. Көлтә бәйләү өчен, гадәттә ашлык сабакларыннан яки чи чыбыктан ясалган бау; русчасы: перевясло. Сөмбел! Син, акыллым, Йолдыз белән минем уң ягыма бас! Көлтә бавы кисәрсең, көлтә биреп торырсың... Г.Бәширов. --- уракчы хатыннар яулыкларын артка чөеп бит юалар, көлтә бавы чылаталар, өстикәгә су тутыралар. М.Мәһдиев. Аталары Зәйнулла кичтән үк Сәйфуллага: – Иртәгә иртүк төшеп, тугайда көлтә бавына күрән урыгыз, ике көнгә җитәрлек булсын. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә