КӨЛТӘ и. 1) Урылган игеннең бер бәйләм итеп җыеп бәйләнгән сабаклары. Җәмил солдат сугышка тикле катлаулы сугу машинасына көлтә тыгып тора. Г.Ахунов. Чөнки әле эскертләргә дә салынмаган, сирәк-мирәк өелеп-өелеп куелган юеш көлтәләргә генә ышыкланган идек. М.Садри. Эштән кайткан атка бер көлтә солы ул – бәхет! Р.Батулла

2) Бер бәйләм итеп җыелган үсемлекләр, чәчәкләр. --- Клара, бер эш булсын дип, чәчәкләр көлтәсен кәнәфигә таратып салды да яңадан тигезләп, матурлап җыйды. Ә.Еники

3) күч. Ниндидер бер чыганактан таралган бик көчле нур, очкын, ут ташкыны. Ялкын сулап торган күк йөзе, төтеннәргә уралган офыклар, тоташтан миналанган кырлар, ут көлтәләре чәчкән мина шартлаулары, сугышчан иптәшләреңнең кыелган җаннары... Г.Ахунов. Ул [Фәрит], яна-яна, үзен урап узып баручы «Тигр»га ташланды, утлы тере көлтә кебек йөгереп барып, артыннан менеп китте. З.Зәйнуллин

Көлтә койрык Төлке. Оя хуҗалары чыр-чу килеп икәүләшеп төлкегә ташланды, көлтә койрык сыпырту ягын карады. Г.Якупова. Көлтә койрыклы Койрыгының йоннары күпереп торган. Ач карынлы бүреләр һәм көлтә койрыклы төлкеләр янына барып чыккан керпе баласы. Әкият. Көлтә шикелле аву Бик каты егылу, гәүдә белән барып төшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә