КӨЛСУ с. 1) Көл төсендәге; аксыл соры. Мортаза аның дулкынланып иңенә төшкән көлсу чәчләренә, --- кояшта каралган нечкә беләкләренә сокланып карады. М.Маликова. Тын урамда янган бензин исе калдырып, көлсу төстәге машина җиңел генә кузгалып китте һәм озакламый күздән югалды. Н.Фәттах 2) махс. Ылыслы һәм ылыслы-яфраклы урманнарның карбонатсыз токымнарында барлыкка килгән аксыл төстәге туфрак; шундый туфрак катнашкан булу. Орлыклар борынлап чыкканчы көннәр җылы торды, бу исә көлсу туфрак өчен мөһим шартларның берсе иде. Г.Ахунов. Карт, төпчеген тапталган көлсу туфракка ташлап, аягы белән баскалап куйды. М.Маликова. Кара туфрак, көлсу туфрак, соры туфрак – бер басу. Р.Фәйзуллин |