КӨЛЛЕК и. 1) Хуҗалыкта яисә башка берәр җирдә махсус көл түгә торган урын; көл җыя торган тартма, әрҗә. Көллек тирәсендә йөргән тавыкларын күргәч, Мәрфуга әби дөньясын онытып, аксаклый-аксаклый шунда йөгерде. Казан утлары 2) Көл җыю өчен мич авызындагы кечкенә култык. Без барып кергәндә, Мансур алгы яктагы мичнең көллеген чистарта иде ---. Сөембикә 3) техн. Мич учагының рәшәткә астындагы көл җыела торган җайланмасы 4) Тәмәке төпчекләрен һәм көлен салу өчен махсус кечкенә генә савыт. Язу өстәле янында матур гына сөйләшеп утырганда, Сәйдәшнең күзе өстәл өстендәге көллеккә төшә. Р.Батулла. [Зөбәрҗәт:] Әй, сез, унбишенче номерга көллек чыгарыгыз. Д.Салихов. Мәрмәр ташыннан ясалган бу көллек кырыена авызын зур ачкан карга сыны да беркетелгән иде. Р.Низамиев 5) Самавырның аскы өлешендә көл коелыр өчен урын 6) махс. Тире көлләү өчен махсус чан, зур мичкә 7) махс. Тире көлләгәндә кулланыла торган известь һәм көл кушылмасы |