КӨЛЛЕ II с. гар. иск. Барлык, бөтен; барысы, һәммәсе. [Бабай:] Бу җыелып чыгуыгызның бөтен җәфасы, көлле мәшәкате сиңа гына төшәр. А.Алиш. Ләкин никадәр тырышсам да, доганың гарәпчә сүзләрен исемә төшерә алмадым, күңелдән генә үзебезчә теләргә керештем: – Ярабби, Габдулла абыйны көлле азаплардан азат ит. Г.Бәширов |