КӨЛЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәне дә булса көлгә бутау, көл белән катнаштыру. Әй, көлләү цехын көлләделәр дә соң! А.Алиш. Комлап, көлләп, сабынлап, Әби табаны юа, Әйбер-караны юа, Аннан идәнне юа. Р.Вәлиева

2) махс. Йонын койдыру өчен, тирегә известь кушып көл сибү. Залда ут кабынуга, көлләү цехында эшләүчеләрнең дә битләренә кызыллык йөгерә. А.Алиш

Көлләп алу Бераз көлләү; тиз арада һәм бер тапкыр көлләү

Көлләп бетерү Барысын да көлләү

Көлләп тору Сөйләү моментында көлләү; даими, еш көлләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә