КӨЛ-КҮМЕР җый. и. Көл һәм күмер кебек калдыклар. Хәзер чирәмне дә, аның бала чагы эзләрен дә көл-күмер, тузан-туфрак басып киткән. А.Гыйләҗев. Мич ягып, төтене-сөреме, көле-күмере белән иза чигәсе юк, пар казаны көйләрләр. Б.Камалов. Бу чокырда бик күп тимер-томыр, көл-күмер, таш-кирпеч ватыклары табылды. Ф.Хуҗин |