КӨЛКЕЛЕ с. Көлдерә торган, көлке уята торган. Мин сиңа шундый да кызыклы, шундый да көлкеле китап-журналлар күрсәтер идем, аннары бергәләп уйнар да идек, ә! Э.Касыймов. Ә мондый чакта инде берәрсенең тел очыннан көлкеле, мәзәк сүз чыгуын көт тә тор. Р.Вәлиев. Хәер, без дә мәгънәсез һәм көлкеле уен уйныйбыз түгелме соң?! Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә