КӨЛКЕ с. 1. 1) Көлдерә торган, сатирик, юмористик. Сүз биредә шундый көлкерәк бер әкәмәт вакыйга турында барачак. Ә.Еники. Шуңа күрә аның [шамакайның] җитди әйткән сүзләре дә көлке булып ишетелә икән. Р.Батулла 2) Мәзәк, сәер. Кайчагында [Фәтхелислам] җитди күренергә тырышса да, сүзе-кыланышы барыбер көлке килеп чыга иде. Ә.Еники. Кала буйлап хатынын эзләп чапкан ирдән дә көлке һәм көчсез адәм дөньяда бар микән? М.Маликова. Монысы да – шулай ук, көлкерәк фамилия. В.Шугаев 2. и. мәгъ. 1) Көлдерә торган кызыклы күренеш, вакыйга, хәл. – Ха! – диде егет, башын чөя биреп. – Көлке!.. Өйдә пенсионерлар да ял итми хәзер. Ә.Еники. Сыңар керфек какмаган төнге шәһәргә минем өзгәләнү-бәргәләнүләрем көлке югыйсә. Н.Гыйматдинова. – Көлмәгез! – диде ул, катгый тавыш белән. – Бу көлке түгел. Р.Батулла 2) Көлү, көлешү. Һәм бу хәлдән чыгар өчен, миңа да кычкырып көләргә – юри көлкегә әйләндерергә кирәк иде дә бит, тик минем – сантыйның – шуңа да тапкырлыгым җитмәде. Ә.Еники. Валерка – көндәлек тормышта юктан да көлке чыгарып эчеңне катыручы, әле егерме яшьлек кенә егет. А.Хәсәнов 3) иск. кит. Кечкенә күләмле юмористик яки сатирик әсәр; комедия. «Көлке – диде ул [Бабич], – кешене рәхәтләндерә, күңелне ача, эч пошуны баса, ---, ялыккан кешеләрне җиңеләйтеп җибәрә». Г.Гыйльманов. Икенче пьеса – «Хат болгатты!» исемендә бер пәрдәлек көлкедер. Ф.Әмирхан. «Яшен» исемле көлке журналының тарихы бик кызыклы аның ---. Казан утлары ◊ Көлкегә алу Җитдигә санамау, кимсетү, көлү. Әгәр алар минем эшчәнлегемне көлкегә алып, иҗат үҗәтлегемне киметергә-кимсетергә, тора-бара юкка чыгарырга теләсә, шул максат белән тәнкыйтьләгән булса, болар минем дуслар түгел. Мәдәни җомга. Көлкегә әйләндерү к. көлкегә бору Моның иң җайлы чарасы – белдекле булып күренергә тырышу, һәр яңалыкны көлкегә әйләндерү. Б.Рафиков. Көлкегә бору Берәр сүз яисә эш, хәлне көлкегә әйләндерү. Көлкегә бора да куя сүзне: «Мин укып йөргән арада я сугыш бетеп куяр ---», – ди [Фәрит]. З.Зәйнуллин. Көлкегә калдыру Көлү объектына әйләндерү, уңайсыз хәлдә калдыру. Кайвакыт ярату аркасында башкарылган эшләр дә иясен я көлкегә калдыра, я көтелмәгән бер хәл китереп чыгара. Р.Рахман. Шулай да бервакыт калдырдык көлкегә. Х.Халиков. Көлкегә калу Уңайсыз хәлдә калу, оятлы булу. Чынлап җавап бирергә керешсәң, көлкегә калуың бар. М.Әмир. Ул [Идрис] үзенең көлкегә калу ихтималының бик зур икәнлеген аңлады. А.Гыйләҗев. Минем көлкегә калуым аңа [Һаҗәргә] ошагандыр ахрысы, ә, бәлки, әле эченнән генә «шәп иттеләр!» дип кинәнеп тә куйгандыр. Ә.Еники. Көлкегә күтәрү к. көлкегә калдыру. Көлке итү Көлкегә әйләндерү; чынга алмау. Көлке итеп пәйгамбәрләр сүзен, Бозыклыкка алар бирелгән... Р.Рахмани. «Тәрәкъкый» гәзите мәдрәсәләргә ислах турында юл күрсәтүдән бигрәк, алардагы җитешсезлекләрдән көлә, хәлфә һәм мөдәррисләрне көлке итеп күрсәтә иде. Фатих Әмирхан турында истәлекләр. Көлке капчыгы 1) Бик күп кызыклар, мәзәкләр белүче һәм аларны сөйләргә яратучы кеше. --- Чынлап та, көлке капчыгы бит синең ул дустың. Ялкын; 2) Мәзәкләр тупланмасы. --- Көрәкләрне алмашка килүчеләргә бирдек тә бераз хәл-әхвәл алырга дип чокыр кырыена тезелешеп утырган гына идек, менә шул Йосыф дигән егетебез, тешен ялтыратып, көлке капчыгының авызын чишеп тә җибәрде ---. Р.Вәлиев |