КӨЛЕШҮ ф. Күмәкләп көлү, бергәләшеп көлү. Барыбыз да көлешүдән туктап, моннан соң саграк булу турында бер-беребезнең исенә төшерештек. М.Әмир. Ләйлә чыгып киткәч, Зөһрә белән Гайфулла бер-берсенә карашып көлешергә тотындылар. Ф.Яруллин. Кирәк түгел тәрҗемәче – Көлешәбез бер телдә без! Р.Миңнуллин

Көлешә башлау Көлешергә тотыну. Моны күреп, астагы ирләр шаркылдашып көлешә башладылар. Ф.Бәйрәмова

Көлешә бирү Бернигә карамый көлешү

Көлешеп алу Кыска вакыт эчендә көлешү. Барысы да, иптәшләренең хәтерен калдырмаска тырышкандай, аңа карап, тыелып кына көлешеп алдылар. Ә.Еники. Халык тагын көлешеп алды. А.Хәлим

Көлешеп кую Берничә кешенең ара-тирә көлүе. Егетләр, кызыйның телдәрлеген ошатып, көлешеп куйдылар. Г.Бәширов. Кемнәрдер мыдыр-мыдыр сөйләшә, ара-тирә көлешеп тә куялар, ләкин йокының кочагы шул кадәр татлы, уянасы, хәтерне-аңны кузгатасы килми. А.Гыйләҗев

Көлешеп тору Әле, хәзер көлешү. Дәррәү күтәрелеп көлешеп кенә торганда, Камил белән Ризван килеп чыкмасыннармы! Г.Бәширов. Тынгысыз уйның очы яңа күршеләргә, дөресрәге, аларның ишек төбендә күмәкләшеп көлешеп торган минутларына килеп тоташты. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә