КӨЛЕШ и. 1) Күмәкләп яңгыратып көлү. Бераздан ачулы, усал авазлар күңелле шау-шу, гомум көлеш белән алышынды. Ф.Шәфигуллин. Мәзәкләр оятсызрак булган саен, көлеш көчәя. Ф.Яруллин. Китте көлеш, чыр-чу килеп тәңкә җыю, һәм халык бу тамашага янә гөрләп кул чапты. М.Хәбибуллин

2) Көлү рәвеше. Ул көлеш, йөрешләре – Хәйран кыланмышлары [түрәләрнең]. Р.Рахмани. Һич оныта алмыйм шул чибәркәйнең көлешләрен дип, шактый хыялланып йөрде әле Габделнур. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә