КӨЛЕНЕЧ с. 1. диал. Көлкеле. Бичара Мостафа исә туп-туры үзенең учына салып, йөзенә сөрткәнлеге җәһәтле, кыяфәте гаять көленеч бер хәлдә иде. Ф.Кәрими. Бер басуга карыйм, бер – үземә, --- Ачы көленеч хәлем күренә. Ш.Маннур. Бигрәк көленеч әйберләр сөйли әбиең, кайдан барысы да исендә калган диген?! Казан утлары

2. рәв. мәгъ. Көлке булып; кызык булып. Ул вакыттагы кыяфәтем укучылар өчен бик көленеч булып тоелгандыр инде... Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә