КӨЛЕМСЕРӘ’Ү II и. Йөзнең елмайган хәле, елмаю мимикасы. Харис моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, тик аның уйчан ак чыраенда ниндидер сызлану аша боек көлемсерәү чагылып киткәндәй булды. Ә.Еники. – Ун-унбиш минуттан таман гына буласы, – диде кара кашлы кеше. Аның йөзенә татлы көлемсерәү җәелде. Ф.Шәфигуллин. Һәм егетнең бу сүзләрендә җиңелчә көлемсерәү сизелде. М.Маликова |