КӨЛЕМСЕРӘ’Ү I ф. 1) Бераз елмаю; җиңел генә елмаю. – Быел Фәнияне дә үзебез белән алып барабыз, – диде егетләрнең икенчесе, табынчы кызга җылы көлемсерәп. Ә.Еники. Хәйран калдык: каршыбызда иягенә таянып һәм чак кына көлемсерәп, җанлы полиглот үзе утыра икән ләбаса!.. Э.Касыймов 2) Берәр кешенең елмайган сыман итеп, нәрсәгә дә булса яисә кемгә дә булса тойгы, хис, карашын белдерүе. Әмма күршесе текәлебрәк караса, мөгаен, бу көлемсерәүнең теш сызлаганда чырай сытуга охшавын чамалар иде. Б.Камалов. Сөләйманов көлемсерәп, баш чайкап тора. Г.Ахунов. Боларны күз алдыннан кичергәч, Сәлим кешеләрнең шулкадәр дә ышанучан булуына көлемсерәү катыш уфтанып куйды. Ф.Латыйпов Көлемсерәп алу Аз гына һәм тиз генә көлемсерәү Көлемсерәп кую Аз гына яисә бер тапкыр көлемсерәү. Җиңгәчәсе ирексездән көлемсерәп куйды. Ә.Еники. Корбан көлемсерәп куйды. Б.Камалов. Мансур Хуҗиевич, шуны да аңламыйсыңмыни дигән кебек, борынын мышкылдатып, көлемсерәп куйды. М.Маликова Көлемсерәп тору Озак вакыт көлемсерәү. Шәүрә, егетнең шулай кинәт кенә кабынып китеп дөрләп яна торган гадәте барын абайлап, көлемсерәп тора иде. Г.Бәширов. Оланнар бу хәлне, чынлап та, уен гына итеп кабул иттеләр бугай, хәтта көлемсерәбрәк торалар иде. М.Хәбибуллин Көлемсери бирү Көлемсерәүне дәвам итү. – Рәсем училищесынамыни?.. – диде, ниһаять, профессор, үзе көлемсери биреп минем бер рәсемгә карап тора башлады. Гөлшәһидә Көлемсери төшү Тагы да ныграк көлемсерәү. Гарәфи абзый, көлемсери төшеп, башын чайкады. – Җавапны син таба беләсең, Газинур. Г.Әпсәләмов. – Хәтәр җиңел үтте көн, – диде Зәмзәмия, көлемсери төшеп. Ә.Моталлапов |