КӨЛЕМСӘР с. Елмаюлы; шатлык-куанычны чагылдырган. Әйе, Сибгат ага, үзе әйтмешли, көлемсәр иде, шул сөйкемле елмаюы белән һаман күз алдында тора. Л.Шагыйрьҗан. Табигатьнең кодрәте белән адәм баласының якты хисләре, көлемсәр холкы, уңганлыгы, кулының осталыгы бергә үрелгәч, нинди гүзәллек хасил булган! М.Маликова. Нинди генә көлемсәр холыклы кеше булмасын, әгәр шыр тиле түгел икән, ул тик торганда бер сәбәпсез көлеп җибәрмәс. И.Низамов |