КӨЛЕМСӘ с. 1. диал. к. көлемсәр. --- кызмача кунаклар аның талчыбыктай сыгылмалы зифа буена, кызарып пешкән чия төсле тулы канлы көлемсә иреннәренә комсыз күзләре белән йотардай булып карап утыралар. С.Сабиров. Көлемсә тавышлы әлеге кыз абыйсыннан нидер сорады да йөгереп тә китте. Ялкын 2. рәв. мәгъ. Көлеп карап, елмаеп. [Лиза] Миңа сез дип түгел, син дип эндәшә, көлемсә карап сөйләшә торган булып китте. С.Сабиров |