КӨЛДЕРҮ ф. Көлү китереп чыгару. Су буенда яланөс йөреп, бөтен халыкны көлдергән, имеш, кебек нәрсәләрне ишеттерәләр. М.Гафури. Аннары хыялы йөгерек берәү, мәчет үзе җыламый, ә мәчетне япкан чакта чыга алмый калган карт мәзин җылап утыра, дип тә безне көлдерә. Ә.Еники. Хөсәенов та сүзен көлдерү өчен әйтмәде, җаны ачытып әйтте. Г.Ахунов

Көлдерә башлау Көлдерергә тотыну

Көлдереп алу Бераз гына көлдерү. Мин туктагач, Фәрит мәзәк сөйләп көлдереп алды. Р.Вәлиев. Тормыш дәвам итәр янып-балкып, Я көлдереп алыр, елатып... Г.Сәгыйров

Көлдереп бетерү Бик нык көлдерү. Аш янында доктор, үзенең яшь врач чагында практикада йөргән вакытларын сөйләп, яшьләрне көлдереп бетерде. И.Гази. [Миңнехан абый] Кечтек кенә сүзләрне дә кызыкка әйләндереп, эчеңне катырганчы көлдереп бетерә иде. Г.Сәгыйров

Көлдереп тору Даими көлдерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә