КӨЛДЕРГЕЧ с. 1. Көлдерә торган, көлкеле. Марсельнең юморы теләсә кем чыгарып, теләсә кем сәхнәдән чәчә торган очсызлы көлдергеч түгеллеген дә аңлыйм. Т.Миңнуллин. Моны күреп торган Фәгыйлә, Тукайның дүрт кенә юллык көлдергеч шигырен хәтерләп, авыз эченнән кабатлый ---. С.Сабиров. Мисаллар арасында көлдергеч шигырьләрнең булуы тыңлаучыларның хушына килде. Казан утлары 2. и. мәгъ. сөйл. Мәзәк. Юл буе көлдергечләр сөйләп эчне катырып бетерде Әхмәтсафа. Казан утлары |