КӨЛӘЧЛЕК и. 1) Ягымлылык, мөлаемлык; көләч, ачык йөзле булу. Шагыйрәнең назлы тавышы бер дә үзгәрмәгән, һәр сүзеннән көләчлек бөркелә иде. М.Маликова. Егетнең чыраенда көләчлек сызыклары бетеп торды, җитдиләнеп китте, мин шаярып әйтмим дигән кебек иде ул. Х.Камалов. Рухын изгәннәр, ихтыярын шактый сындырганнар егетнең. Йөзеннән көләчлек качкан. Т.Галиуллин 2) Позитивлык, оптимистлык; яктылык. Бөтен кыяфәтенә, иҗатына көләчлек, шаянлык чыккан шагыйрьләр дә, мин генә калмыйм дигәндәй, кирәгеннән артык моңлана башлады. Л.Лерон. --- автор тагын да бер максатны күздә тоткан, билгеле. Ул да булса, әсәрдәге юмор көчен, көләчлек хөрлеген арттыру. А.Әхмәдуллин. Бу кайгыдан соң ул үзен каты чирдән терелгән кебек сизде, йөзе сулып калды, күзләрендәге көләчлек сүнде. Р.Хәбибуллина |