КӨЛӘЧЛӘНҮ ф. 1) Ягымлылану, йөздә елмаю, мөлаемлык барлыкка килү. Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. М.Мәһдиев. Ире дә күзгә күренеп үзгәрде: иң элек аның йөзе көләчләнде, шуннан бу аның күзләренә күчте, иреннәре ярым ачылып, тешләре елтырый башлады. Ф.Бүләков 2) Матураю. Күрәсез, соңгы елларда Казан-башкаланың йөзе матурайган кебек, китапларыбызның да тышкы кыяфәте көләчләнде. М.Вәлиев Көләчләнеп китү Көләч була башлау; тагын да бераз көләчләнү. Васильев көлемсерәгәндәй итте, йөзе көләчләнеп киткәндәй булды. А.Вергазов |