КӨЛӘЧ с. 1. 1) Елмаюлы, ягымлы, шатлыклы (йөз, күз һ.б. тур.). --- Табигате белән көләч, якты йөзле, татлы сүзле, бер күрүдә кешеләрнең күңел түрендә урын ала торган кеше. Г.Ахунов. Ишектән көләч йөзле чибәр бала килеп керүгә, бүлмә эче яктырып киткәндәй булды. Г.Нурлы. Әбиеңнең изге күңелле кеше икәнлеген көләч йөзләре үк әйтеп тора бит! Казан утлары

2) Ачык йөзле, мөлаем, шатлыклы кыяфәтле (кеше тур.). Бәхете һәм шатлыгы ташып торган көләч егетнең сурәтенә текәлгән килеш, бер мизгелгә тын калдык. Э.Касыймов. Кияү тиешле абый түгәрәк ак битле, зур соры күзле, көләч, сөйкемле генә бер егет иде. Ә.Еники

3) күч. Бик матур булып күренгән, үзенә тартып торган, күңелгә рәхәтлек биргән әйберләргә карата әйтелә. --- Хәтердә калганнар буенча мине иң нык гаҗәпләндергәне кояш иде. Ул җылы, көләч, якты, серле! Р.Низамиев

2. рәв. мәгъ. Шатланып; матур итеп. Күрәсең, бу апа да каршысында көләч елмаеп, баш иеп торган картның кемлеген һәм каян килгәнлеген аермачык белгәндер. Э.Касыймов. Берсеннән-берсе матурлар, кояшка көләч елмаешалар, куанычларымны арттыралар [җир җиләкләре]. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә