КӨЛ и. 1) Нәрсә дә булса янганнан соң барлыкка килгән аксыл соры төстәге тузансыман минераль калдык. Хәзрәт кулына сигара көле сала торган бер тарелка тотып кергән иде. Ф.Әмирхан. Мәдрәсә мичендә кыштан калган шактый көл өелеп ята икән, менә шул көлне иләктән үткәреп, бер кечерәк капчыкка тутырган да күрше авыл базарына күтәреп киткән шәкерт. Ә.Еники. Учактагы көлләр тузгып куйды. Г.Мөхәммәтшин

2) Утын һ.б янып беткәндә хасил була торган кайнар тузансыман калдык; утлы күмер. Көлгә күмгән бәрәңгеләренең көйгән исе чыга башлагач, кисәү алып, алгарак күчерде. Г.Гобәй. [Көткәнбез] бәрәңгенең учак көлләрендә Күмер төсле булып янганын. Р.Рахман. Баягыча тагын ут ягып, көлгә бәрәңге күмәбез. Г.Гобәй

3) Төсне белдереп килгәндә: аксыл соры, соргылт. Тынлыкны өстәлнең каршы ягында утыручы, какча йөзле, маңгайга таба өчпочмакланып төшкән көл төсендәге чәчле агай бүлде. Р.Вәлиев. Иске клуб яныннан узганда, бер яктан кара джиплар, икенче яктан көл төсендәге «БМВ»лар килеп туктады. И.Сәйфуллин. Һәм аның [Зариф абзыйның] ябыгудан көл төсле булып яңак сөякләренә ябышкан битләре нурланып, хәтта сулышлары киңәеп китте. З.Фәйзи

Көл булу Юкка чыгу, бетү; үлү, һәлак булу. Гөлбакчалар түзмәс, көл булыр. Н.Исәнбәт. Ачыктан-ачык сугышсак, син көл булачаксың. Р.Батулла. Бер минутта шартлый туплар, Яшь гомерләр көл була. Ә.Ерикәй. Көл булып күккә очу к. көле күккә очу. Низам бай йорты-җире белән көл булып күккә очар – анда да Сәрби Галимҗанга булмас. Ф.Бурнаш. Хөтбәләр, хәдисләр, тагын әллә нәрсәләр көл булып күккә очкан шикелле булдылар. А.Шамов. Көлгә әверелү Тулысынча янып бетү. Мәһабәт мәчетләр, кәрвансарайлар, төрбәләр янып көлгә әвереләләр, җимереләләр. Р.Батулла. Көлгә әйләндерү к. көл итү. Председатель чалгы сабын икегә-өчкә сындырып күлгә тондырды, иелеп тырманы алды, аны көлгә әйләндерде. А.Гыйләҗев. Көлгә әйләнү 1) Тәмам янып бетү; 2) Зур кайгы, борчу, авыр хисләр тәэсирендә сәламәтлек какшау, яисә рухи яктан изелү, бирешү. Йөрәкләре көлгә әйләнер иде аларның. А.Шамов. Көлгә калу к. көлгә әйләнү. Мәдинә дә янып көлгә калды ул янгында. Г.Якупова. Көлгә очу Юкка чыгып әрәм булу. Бар тырышлыкларым көлгә очты. Ялкын. Көлдә аунау Ярлы булып, фәкыйрьлектә яшәү; кеше ярдәменнән башка, үз көннәрен үзләре күрү. [Байтирәк:] Барыгыз, көлдә аунап көнегезне күрегез. Т.Гыйззәт. Көлдән төймә төю Бар эшкә дә оста булу. Болай булса, үсә төшкәч, көлдән төймә дә төяр [улым]. З.Бәшири. Көле күккә очу Юкка чыгу, бетү; җимерелү. Көлләре күккә очкан күпме штрафник-сугышчы хәбәрсез югалды дип игълан ителде. К.Латыйп. Фашистларның көле күккә очты Үти алмый явыз теләген. Ш.Маннур. Көлен күккә очыру 1) Яндыру. Йортыңның көлен күккә очырган имансызны нишләп гафу иттең син? Н.Гыйматдинова; 2) Юк итү. Порт-Артурны көлен күккә очырып, бөтенләй ваттырып, харап итеп бетергәннәр. Ш.Мөхәммәдев. Бир син миңа үземнең торпедный аппаратымны, бир син миңа автомат, граната, күрсәт син миңа цельне – мин аның көлен күккә очырам. М.Мәһдиев; 3) Бик нык сүгү, тәнкыйтьләү. Көл итеп күккә очыру к. көлен күккә очыру. Җир йөзен каплап, ташып килгән Наполеон яуларын Бер өрүдә көл итеп күккә очырган дөнья бу! Ә.Исхак. Көл итү Юк итү, юкка чыгару, бетерү. Әйдәгез, явызлар оясын Көл итеп күтәрик һавага. М.Җәлил. Хур итәргә тели сөйгәнеңне, Көл итәргә тели йортыңны. Ш.Маннур. Алар Чулман илен көл итте. Р.Батулла. Көл йоттыру Кемне дә булса алдау; алдап начар әйбер сату, бирү. Көл кебек агару Куркудан, борчылудан яисә авыру сәбәпле йөзнең, тәннең ап-ак булып агарып китүе. Чырае көл кебек агарган Ләксәндернең берме-икеме кабыргасы сынган, егетләрнең битләре сыдырылган, кулы-аягы каймыккан, әмма --- үләр дәрәҗәгә җитеп яраланган кеше юк иде. Г.Ахунов. Көл кебек булу к. көл кебек агару. --- егетнең төсе көл кебек булган, иреннәре күгәргән. А.Таһиров. Көл киселү к. көл кебек булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә