КӨЙШӘ’Ү ф. диал. к. күшәү. Аксыл-соргылт төстәге озын торыклы сыерлар анда хәтта хөкүмәт учреждениеләре районындагы скверларда көйшәп йөриләр. М.Мәһдиев. Өстәлемдә мөгезле кара мәче көйшәп утыра. Р.Гаффар Көйшәп тору Озак вакыт дәвамында көйшәү. Бер кырыйдарак киртәгә бәйләгән зур гына алпавыт аты печән көйшәп тора, тагын да читтәрәк ике-өч баш кара сарык күренә. Г.Бәширов. Ул [бозау] әле көйшәп торган әнисе янына килеп, арт сикертеп китеп бара, әле юкә артына чыгып ямьсез бер әйләнә ясый да кычкырмакчы була ---. М.Мәһдиев |