КӨЙЧЕ и. сөйл. Көй иҗат итүче; композитор. Аның [Мотаһарның] бары тик үз күңелендәге сагышны, үз йөзендәге җимереклекне, җанындагы моңга сусауны галибанә сурәтләрлек, аңлатырлык, моңга-сынга, көйгә-җыруга салырлык берәр әдип, берәр көйче, берәр сынчы бар микән бүгенге Казанда? А.Хәлим. Махсус җыр текстлары язмасам да, җырчы, көйче дусларым мөрәҗәгать иткәндә, очрактан файдаланып калырга тырышам. Мәдәни җомга |