КӨЙСЕЗЛЕК II и. 1) Җайланмаган булу, көйсез II (2 мәгъ.) булу. Йорттан йортка күчеп йөрү мәшәкатьләре, көйсезлекләр тәмам ардырды Тәнзиләне ---. Казан утлары 2) Авырлык, борчу, өстәмә мәшәкать. Беренче көйсезлек таныклыкта иде: анда «Маркс исемендәге әртил әгъзасы Тугашев Тәбрик Фәрхетдинович» дип язганнар иде. Ә.Баян. Ул [Кәүсәрия] тормыштагы төрле көйсезлекләрне җиңел үткәрә ---. М.Маликова 3) күч. Үҗәтлек, үзсүзлелек, кирелек. Бу аның тарафыннан гади бер көйсезлек кенә түгел иде. Ш.Камал. Ул баштарак моңа әллә ни игътибар да итмәде, кызларда була торган бер көйсезлек кенәдер дип уйлады. Н.Фәттах |