КӨЙСЕЗЛӘНҮ II ф. 1) Җае китү, бозылу (эш, хәл һ.б.). Табигатьнең көйсезләнүенә ияләшеп беттек инде. Ватаным Татарстан

2) Бозылу, ватылу (техника, механизмнар һ.б. тур.). Комбайн көйсезләнмәсә, бер атна эчендә эшне бетерәбез без, егетләр. Казан утлары

3) Үз вазифаларын, эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә, гадәттәге кебек башкара алмау. Нишли, ничегрәк «тота» ул [йөрәк] үзен – тәндәге тере җан? Көйсезләнмиме, ялгышмыймы, хәрәкәт итүе ничегрәк? Ә.Еники

4) Нигезсез теләк белдерү яисә сәбәпле-сәбәпсез бик күп һәм еш елау; тәртипсез булу (балалар тур.). Машкага көйсезләнергә һәм нянясы белән сугышырга киңәш итмим: тукмап ташлавым бар үзен. Я.Винецкий

5) Борчылу, нервлану, холыксызлану. Нидер яшерәләр, ахры, болар [егетләр], көйсезләнә башладылар. Казан утлары

6) күч. Холыксызлану, кәефсез булу, капризлану. Ул [Чибәркәева] инде килгән көннәрдәге кебек минут саен көйсезләнми, шик-шөбһәләрен бөтен палатага кычкырып әйтми, елаулары да кими төште. Г.Әпсәләмов. Шуның өстенә, Рәмзия аңардан [Гасыйм Сәләховичтан] унбер яшькә кечерәк, табигый инде, ул көйсезләнергә ярата ---. Ә.Еники. Шуннан бирле малаема әллә ни булды. Үземә каршы әйтә. Киреләнә, көйсезләнә. Ф.Яруллин

Көйсезләнә бару Торган саен ныграк көйсезләнү; тагын да берникадәр көйсезләнү

Көйсезләнә башлау Көйсезләнергә керешү. Ләкин озак та үтми, Наҗия «көйсезләнә» башлый. Ә.Еники

Көйсезләнә төшү Беркадәр көйсезләнү

Көйсезләнеп бетү Бөтенләй көйсезләнү

Көйсезләнеп калу Ниндидер сәбәптән көйсезләнү

Көйсезләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә көйсезләнү

Көйсезләнеп кую Вакыт-вакыт, сирәк кенә көйсезләнү. Тик Нәсимә түти белән Миңсылу гына бераз көйсезләнеп куялар. Ш.Камал

Көйсезләнеп тору Озак вакыт дәвамында көйсезләнгән хәлдә булу. Нәүмизә мунчага Алып Бәргән белән бармыйм дип көйсезләнеп торган булган иде дә, хуҗа хатын бик чая нәмәстәкәй булып чыкты... Р.Батулла. Эш шунда: өч яшь ярымлык кызыбыз соңгы араларда көйсезләнеп тора. Г.Нурлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә