КӨЙСЕЗЛӘНДЕРҮ ф. йөкл. юн. 1) к. көйсезләнү 2) Ярсыту, ачуны китерү, кәефне төшерү. Бу нәрсәләр Хәятның башын соң дәрәҗәдә авырттырдылар һәм нервларын тиз төзәлмәслек итеп көйсезләндерделәр. Ф.Әмирхан Көйсезләндереп алу Тиз арада һәм бераз гына көйсезләндерү Көйсезләндереп бетерү Тәмам көйсезләндерү; бик нык көйсезләндерү Көйсезләндереп тору Һәрдаим, еш көйсезләндерү |