КӨЙСЕЗ II с. 1. 1) сөйл. Канәгатьләнерлек булмаган, мәшәкатьле. [Эшнең] монысы көйсез һәм мәшәкатьле, шунлыктан Устьеда гомерен акча төшереп уздыручылар аңа якын да килми, төшемлерәген эзли. Э.Касыймов. Үзең дә беләсең, хәлебез бик көйсез, Нәфисә, бик, бик! Г.Бәширов 2) Ипсез, җайсыз, уңайсыз. Сабанның көйсез булуы --- эшне чиксез авырлатты. М.Гафури. Анда, ишегалдының урта бер җирендәге эскәмияләрдә, гадәттәгечә, яшь-кыркын тупланган, кулларында көйсез гитара зеңгелди. Г.Кашапов 3) сөйл. Тәртибе булмаган, тәртипкә салынмаган; җайланмаган. Өнсез чагы әле чатырымның, Көйсез мәле әле көемнең. Г.Морат. Безнең тормыш-көнкүреш бик көйсез иде әле ул вакытларда. Идел 4) күч. Начар холыклы, үҗәт; капризлы, көйләгәнне ярата торган. Көйсез кияү кебек көйсезләнеп, ул [Мотаһар] яңадан басмакка басты. А.Хәлим. Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп тора кебек. Ә.Еники. Көйсез кешеләр көе бу. Р.Вәлиев. Ә без, хатын-кызлар, үзегез беләсез, көйсез халык, һәркайсыбызга аерым игьтибар кирәк. Сөембикә 5) Күңелгә ятышсыз, тупас, мәгънәсез, бәйләнешсез. --- Китапларда ипсез, көйсез, моңсыз сүзләр ташкыны агыла ---. М.Вәлиев 6) Билгеле бер вакытта яисә ниндидер сәбәпләр аркасында кешеләр өчен күпмедер кимчелекле, мәшәкатьле булып күренгән (тоелган, кабул ителгән). Ә балык дигәнең үзенә күрә генә түгел, бик көйсез мәхлук: чиртми генә. М.Әмир. Авыруның төрлесе бар: карты, ямьсезе, көйсезе... М.Маликова. Бер эретә, бер катыра... Көйсез апрель айлары. Р.Рахмани 2. рәв. мәгъ. Күңелсез кыяфәттә, кәефсез рәвештә. --- [Рабига:] Нәрсә булды, тагын төне буе йокламадың мәллә, бигрәк көйсез күренәсең ---? Казан утлары ◊ Көйсез кодагый Үзен көйләгәнне, кадерләгәнне, бар теләкләрен дә үтәп торганны ярата торган кешегә карата әйтелә. Көйсез кодагый булма әле, хатын. Р.Вәлиев. Көйсез кияү к. көйсез кодагый |