КӨЙСЕЗ I с. 1. 1) Аһәңсез, моңсыз, начар көйле. Көйсез җырчылар һәм көйсез җырлар белән тулган эстрадада моң төшенчәсенә урын бетеп бара ---. Ватаным Татарстан 2) Җырлау сәләте булмаган. Көйсез җырчы 3) иск. Көйгә, музыкага салынмаган. Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап. Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап. Г.Тукай 2. рәв. мәгъ. Күңелгә ятышсыз; көйсез итеп. Һәркемдә язуга һәвәс артып китте, кайсы көйләп, кайсы көйсез генә язарга тотындылар. Г.Камал |