КӨЙРӘ’Ү ф. 1) Пыскып утырган җиреннән яңадан яна башлау; утлы күмергә әйләнеп яну. Кич җиткәндә генә кояш чыкты – Нурлары сынган, үзе көлдә көйрәгән күмер сыман. Р.Харис. Кызарып көйрәгән күмергә өреп, чыра башына ут кабызды. Г.Галиев. Уйсулыкта җем-җем учак көйри, Көтү ята урман буенда. Г.Афзал

2) Һавага таралу, агылу, бүленеп чыгу (яктылык, пар һ.б.ш.). Абзар кыегының нәкъ сырты өстеннән генә пар сыман яктылык көйри, ә кыек читендәге саламнардан тамчылар, ычкынып киткән берсе чаткы шикелле кабынып, җиргә тамалар. Ә.Еники

3) Кызудан, эсселектән кибеп кору (үсемлекләр һ.б.). Тәннәрендә кургаш саклый алар. Ул агачлар утта көйрәгән. Р.Вәлиев. Үләннәр көйри далада ---. Н.Нотфуллина. Көйрәгән чәчәкләргә, үләннәргә карап таң калды Вәсилә. Казан утлары

4) күч. сөйл. Сусау; бик нык эчәсе килү. Ул [Бәгърем] үңәчләренә кадәр көйрәп сусаган иде. А.Хәлим

5) күч. Сызлану, әрнү. Эчтән янды [Мәдинә], эч-бавыры көйрәп, кара сөрем булды. Г.Якупова. Рәхмәт сезгә, сугыш ялкынында Көйрәп үскән газиз балалар. Р.Вәлиева. Намусы саф, әмма йөрәкне әллә ни тырный, күңел түрендә әллә ни көйри. М.Хәбибуллин

6) күч. Нинди дә булса хис белән яну. Разияның күңелендә әллә кайда яшеренеп, көйрәп яткан чаткы кабынып китә ---. Г.Ибраһимов. Ялкыны да, төтене дә юк иде әле ул көнләүнең, иллә Туйбикәнең җиткән углын күргәч, өстәвенә кызы һаман аның янына ашкынгач, күңел күгендәге пыскып торган көнләү галәмәте әкрен генә көйрәргә тотынды. М.Хәбибуллин. Мәхәббәт утларында «көйрәп» яшисез. Сөембикә

Көйрәп бетү Тәмам көйрәү. Тәмәке көйрәп бетә дигәндә, телефон янә шылтырады. М.Галиев

Көйрәп тору Озак вакыт дәвамында көйрәү; сөйләү моментында көйрәү. Бераздан [өй] тоташ күмергә әйләнде. Кып-кызыл булып, байтак вакыт көйрәп торды. А.Расих. Аң белән аңлаган да кебек буласың, ләкин күңел үзенекен итә: сүнми дә, сүрелми дә, пыскып кына йөрәк маен сызып, көйрәп тора. Х.Камалов

Көйрәп утыру сөйл. к. көйрәп тору. Инеш буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. К.Нәҗми

Көйрәп яту сөйл. Акрын гына көйрәү, озак көйрәү. Көйрәп яткан утка бензин сибеп Дөрләткәндәй булды бу караш. М.Җәлил. Чабатаның башы көйрәп ята, «Ут төрткәннәр, мәйтәм, мин янам!» Ш.Маннур. Утлы күмер өстендә көйрәп яткан хатның зәңгәр ялкынына текәлеп, Нәфисә озак уйланды. Г.Бәширов

Көйри башлау Көйрәргә тотыну. Шулардан, ахрысы, егетнең күзләрендә яшәү нуры көйри башлаган кебек иде. Х.Камалов

Көйри бирү Көйрәве дәвам итү

Көйри төшү Бераз көйрәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә