КӨЙРӘТҮ ф. 1) Мичтә, учакта һ.б. ут яндырып җибәрү. Баласын да тирбәтә, Мичләрен дә көйрәтә, Укый торган кызының Дәресен дә өйрәтә. Г.Афзал 2) Утлы күмердән, янып торган тәмәкедән, папиростан ут алып яисә шырпы белән кабызу. Ул төннәр буе утырып сөйләргә ярата. Сабир абзый мичтән күмер алып тәмәкесен көйрәтә. М.Мәһдиев 3) Тарту. Кода бабай киткәч, Нигъмәтулла абзыкай ---, җиргә чүгәләп, учына яшереп кенә тәмәке көйрәтергә тотынды. Ә.Еники. Өйдә тәмәке көйрәтү гадәте булмаса да, Надыйр, капшанып, шырпы, сигарет эзләп азаплана... Р.Мулланурова 4) күч. Пар, бу, төтен чыгару. Кардан ачылып өлгергән җир, тирән-тирән итеп сулагандай, ак пар көйрәтә башлый, ә язгы уйнак җил җирнең бу дымлы сулышын авыллар өстенә алып китә... Ә.Еники 5) күч. Хис тудыру. Кыскасы, ничек тә әлеге чаткыны йөрәгемдә кабындырып, көйрәтеп җибәрергә тырышам... Ә.Еники. Көйрәтсәң дә сөю очкыннарын Йөрәгемдә әле кайвакыт ---. Р.Рахмани Көйрәтә башлау Көйрәтергә тотыну. Бу юлы лампаның филтәсен басып куйдык та бер-бер артлы тәмәке көйрәтә башладык. Р.Вәлиев. Алар авыз-борыннарын каплаган ак битлекләрен салып аттылар, урман читенә чүгәләп, тәмәке көйрәтә башладылар. Ф.Бәйрәмова Көйрәтә бирү Бернигә дә карамый көйрәтү; көйрәтүне дәвам итү Көйрәтеп алу Тиз арада көйрәтү. – Безнең урыста эшнең башы итеп махра көйрәтеп алу гадәте бар, – диде ул [Степан Семёныч] көлемсерәп. Б.Камалов Көйрәтеп җибәрү к. көйрәтә башлау. Көйрәтеп җибәргәч, Әхмәди, яңадан Шәмси янына тезләнеп, тагын тыңларга тотынды. Г.Бәширов. Кайчандыр авыл кызлары арасында усаллыгы, җитезлеге һәм чаялыгы белән Ирдәүкә кушаматы алган Гөлфирә, куркуыннан тынычлана алмыйча, --- сигаретына ут көйрәтеп җибәрде ---. Г.Кашапов Көйрәтеп тору Көйрәтү эшен башкару |