КӨЙРӘК с. сөйл. Авырлыкларга тиз бирешә торган; борчылучан, тынгысыз. Көйрәк үзен бетерер, сабыр эшен бетерер. Мәкаль. --- Гөлбикә апа, Мөзәкирнең каты кара чәчләреннән сыйпый-сыйпый, һаман иркәләде: – Көйрәк шул син, улым!.. Үземә охшагансың... А.Гыйләҗев. Гүзәл көздә калыр көйрәк җаным, Октябрем – бакый юлдашым. Л.Шәех |