КӨЙМӘЛӘП рәв. Берәр бина яисә корылмага көймә II формасын биреп, түбәсен көймә II рәвешенә китереп. Бу вокзал чиксез зур итеп көймәләп эшләнеп, башын пыяла белән япкан лабазга охшый. Г.Гали. --- беренче катның көймәләп эшләнгән аркасы җанның тәннән аерылуын күрсәтүче символ булса кирәк ---. Р.Сафин. Стена шундый тигез, ак известь җөйләре туп-туры, ә түшәм, ныклык өчен, мич шикелле көймәләп эшләнгән. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә