КӨЙМӘ II и. Өскә таба кабарынкы итеп салынган түшәм яки стеналарны, терәкләрне тоташтыра торган дугасыман түшәмә. Миңнур картның --- миче бозылды: башта ул бик каты төтенләп газаплады, аннары аның көймәсе дөбердәп ишелеп төште. А.Шамов. Озак утыргач, өчле лампа яктысында күзләрне йокы баскач кына, багу, юрау башлана, гәзит яки иске китап битләрен алалар да караңгы мич алдында шуны яндыралар, аның ялкыныннан мич көймәсендәге корымга ут үрли ---. М.Мәһдиев |