КӨЙМӘ I и. 1) Су өстендә йөзә торган зур булмаган судно, кәмә. Ләкин мине Жорның балыгыннан да бигрәк көймәләре, көймәләреннән дә бигрәк моторлары сокландыра. М.Әмир. Үзе [Нариман] кармаклар тезелгән озын капрон җепне әкрен генә су төбеннән тартып, көймә төбенә тәгәрмәчләп җыярга кереште. Г.Мөхәммәтшин. Шатыр-шотыр килеп, аллы-артлы куышып, моторлы көймәләр кайтты. А.Гыйләҗев

2) Кайбер тезмә исемнәр составында хәрби судноларны белдерә. Шаховскийның су асты көймәсе исән-сау килеш базага кайтып җитте. Г.Әпсәләмов. Кызылларның канонер көймәсе һәм биш гади судно күренгәч, туптан бер тапкыр аталар да, артиллеристлар качып бетә. Ватаным Татарстан

3) иск. Пароход. Югарыдан килә торган бик озын трубалы, ике якта бик зур тәгәрмәчле зур кара көймә күренде. Аның трубасыннан очкын белән катыш кара төтен чыгып бара иде. М.Гали

4) иск. Дүрт тәгәрмәчле, рессорларга утыртылган һәм бар ягы да ябык булган арба; экипаж. Аңа күз яше арасыннан караңгы төннәр, зур кара көймәгә җигелгән зур кара атлар, Сабирның, шул көймәгә курыкмыйча утырып, әллә нинди караңгы, билгесез дөньяга кереп китеп югалулары берәм-берәм күз алдына килә. Г.Ибраһимов

5) Кеше утырту яки йөк йөртү өчен, мотоциклга беркетелгән тәгәрмәчле җайланма; люлька, коляска. Көймәле мотоцикл биредәге немецларга зур яссы термослар белән аш китерә икән. Х.Камалов. Көймәсез мотоцикл, мотороллер һәм мопед йөртү стажы бер елдан ким булган кешеләргә пассажирлар утырту тыела. Социалистик Татарстан

6) Әйбер ташый торган кечкенә арбачык. Үзе, күл буена кире кайтып, ашъяулыкка төрелгән ризыкларны җыештырып алды, аларны арба көймәсенә аннан-моннан ыргытты, сыңар кулы белән тәртәне эләктереп, Рузилә янына чапты. А.Гыйләҗев

Көймә комга терәлү Эш кыенлашу; авыр хәлдә калу. «Әһә, – дим эчемнән генә, – бу бичараның да көймәсе комга терәлгән икән!» Ә.Еники. Инде ел беткәндә, көймәң комга терәлдемени? Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә