КӨЙЛЕ I с. 1) Аһәңле, музыкаль яңгырашлы. Хвалыннан килгән Шәймәрдан исемле мишәр шәкерте беркөнне: – Кая, мин дә бер җыр әйтеп бирим, – дип, «Шиповой колюса» дигән бер озын көйле җыр җырлап бирде. Ә.Фәйзи. Аның йомшак, көйле тавышында, матур итеп кеткелдәп көлүендә яхшылык аңкылып торган… А.Шамов

2) Көйләп, билгеле бер көйгә салып укыла торган. Г.Камалның ул еллардагы беренче шигырьләре күбрәк иске көйле дини китаплар стилендә язылганнар. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә