КӨЙЛӘ’Ү II ф. 1) Кору, рәтләү, җайлау (механизмны һ.б.). Оялды Илсөяр, уңайсызланды, ә пулемётын тачанкага көйли-көйли елмаеп карап торган Өметбаев белән күзгә-күз очрашкач, кызарып, башын түбән иде. Г.Гобәй. Иртән камыт бавын көйләгән карт Кич утырып тарих өйрәнә! З.Мансур

2) Тәртипкә китерү, рәткә салу, рәтләү, җайлау (эшне һ.б.). Юк, утыз өч яшькәчә тормышын көйли алмаган Нәҗипкә әрәм мондый затлы мал! А.Гыйләҗев. – Сания! – диде. – Бу әбине хәзер үк Байрашевага алып бар. Әйт үзенә: әбине бүтән йөртмәсен, бөтен эшен көйләп, акчасын бүлеп үз кулына биреп җибәрсен! Г.Бәширов. – Борчылма, мулла, эшне көйләрбез, ил имамыннан налог түләтмәбез, – диде. А.Шамов

3) Оештыру, җайга салу, башлап җибәрү. [Мәхмүзә:] Хәзер инде, Ишнияз бабай, колхоз эшен машинага көйләде ич, ә син ат дигән буласың. Р.Ишморат. Әтәч ул – могҗизалы кош: ерак Африкадан килсә дә, әүвәлге туган ягы көйләгән вакыт белән яши, таңда кычкыруы да, көндез аваз салуы да шундагыча. Ш.Галиев

4) диал. Әзерләү, җәю (мәс., урын-җирне). Кайсылары биек итеп печән тутырган тарантаста урын көйли башладылар. Г.Бәширов

5) күч. Күңелен табу, кадерләү, күңелен күрү. Үзе көн-төн эшләгәч, аңа эшсез яткан хатынын назлау да, көйләү дә торган саен авырга килә башлады. Ә.Еники

6) Юату, юмалау. Сафия абыстай аны шулай көйли-көйли урынына илтеп яткырды, ләкин Хәкимҗан абзый һаман тынычлана алмый иде әле. А.Шамов. Шуңа күрә мөдәррис тә, хәлфәләр дә мәдрәсәгә әледән-әле ул-бу юкмы дип килеп йөри торган полицейский Ряховны һәрвакыт, мәдрәсәдә тынычлык, борчылырга урын юк дип, көйләп озаталар иде. Ә.Фәйзи. Искәндәр Маратны көйләп кергәч, яңадан эшкә чума. Г.Гобәй

Көйләп алу Тиз генә, озакка сузмыйча гына көйләү. Тапёр белән чак кына көйләп алырсыз. Ш.Камал. Винтовкаларын көйләп алдылар. М.Гафури

Көйләп бирү Кем өчендер көйләү эшен башкарып чыгу. Әйе, кичә ниндидер бер чибәр хатын аңа урын көйләп бирде бит. Г.Бәширов

Көйләп җибәрү Көйләүне башлау; тагын да көйләү. Үзара ярыш дигәнен дә көйләп җибәрәсе булыр, агитаторга әйтермен. Г.Бәширов. Быел молотилкабыз электр көче белән эшләде, фермада салам кискеч машинаны да электрга көйләп җибәрдек. Ә.Еники

Көйләп кую Алдан ук көйләнгән итү. Аңарчы бөтенесен көйләп куярга кирәк. Г.Бәширов. Бүген иртән яңа камытларга Баулар көйләп куйды яхшылап. З.Мансур

Көйләп тору Гел яки әледән-әле көйләү. Аны гына көйләп тора торган гаҗәп матур хур кызлары күренәләр. Ф.Әмирхан

Көйли башлау Көйләргә тотыну. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. М.Мәһдиев

Көйли төшү Тагын бераз көйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә