КӨЙЛӘ’Ү I ф. 1) Ниндидер бер көйне башкару, бер көй(гә) җырлау. Авыл һаман үзенең тирән вә тыныч йокысында; тик сирәк кенә кайдадыр берәү ачы сызгырып җибәрә, кемдер өзек кенә җыр көйли дә музыка тартып куя. Г.Ибраһимов. --- Тукай бәетен сагышлап, кызганып көйлиләр – елап җибәрермен сыман: миңа да бик жәл. Ш.Галиев. Күп тә үтмәде, ниндидер күңелле җыр көйли-көйли, ишектән колхоз рәисе Рифкать Сәлимович килеп керде. Г.Гыйльманов 2) Музыкаль авазлар чыгарып, сүзсез нинди дә булса бер көй сузу. Җырлап тудым, җырлый-җырлый үләрмен мин, Кабердә дә әкрен генә көйләрмен мин. Ә.Ерикәй. Зөмәрә биегән кебек селкенгәләп керә, «Әпипә»гә көйли-көйли, бүлмә аша үтә башлый. А.Әхмәт. [Зөфәр] Үзалдына ниндидер көй көйли, вакыт-вакыт җырның сүзләрен дә кушып китә. Р.Мөхәммәдиев 3) Сайрау. --- яфраклар арасына яшеренгән кошчыклар адәмнәр аңламый торган җырларын көйлиләр дә, бөтен бу юл тамчылы нур һәм резедаларның тормышларына бер серлелек бирә иде. Ф.Әмирхан 4) Нинди дә булса көйгә охшаш авазлар, тавышлар чыгару (җансыз әйберләр тур.). Исә җил авыр кайгылы: Куркыныч көйләрне көйли ул, Дәһшәтле серләрен-тарихын, Бу җирнең кайгысын сөйли ул. Һ.Такташ 5) Көйгә салу. [Китап] үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. М.Гафури 6) иск. Сөйләү, сурәтләү (шигырьләрдә). [Такташ] авыл турында, аның хезмәт ияләре эченнән диварында Ленин рәсемен асраучы советчы Шәхми картлары үсеп чыгуын көйләде. Г.Нигъмәти Көйләп алу Кыска гына вакыт эчендә көйләү. Хәйрүш «Галиябану»ны көйләп ала. А.Алиш Көйләп бирү Көйләп күрсәтү. – Менә кара! – Газинур көйнең яңа бәет көеннән аерыла торган урыннарына басым ясап көйләп бирде. Г.Әпсәләмов Көйләп җибәрү Көйли башлау. – Думбрам да бүген ак таң беленеп, кайгылы кара үлем хәбәре йөрәгемне яралаганнан бирле телдән тукталды, аның бер моңлык әйтергә исәбе юк түгел иде, – диде дә --- моңланып, халык җырларыннан берен көйләп җибәрде. Г.Ибраһимов. Бара-бара да көйләп җибәргән була, гәүдәсен туры тотарга, аякларын нык басарга тырыша. Г.Гобәй. Аның үзеннән-үзе җырлап торган яңгыравык тавыш белән таягын болгый-болгый көйләп җибәрүе, чыннан да, ниндидер тантана уята иде. Г.Бәширов Көйләп йөрү Һәрвакыт яки кат-кат көйләү. Кулына думбра тотып, өйдән-өйгә көйләп йөри икән. Г.Ибраһимов. Авыл малайлары, җыйналып, Кәҗә Хәмитнең артыннан йөри, аның җырлаган җырларын һәр җирдә кызык итеп көйләп йөри иделәр. Ш.Камал. Авыз эченнән генә көйләп йөргән яңа җырын безнең өчен, киләчәк буыннар өчен акка төшереп калдырасы бар бит аның. Г.Гыйльманов Көйләп килү Күптәннән бирле көйләү. [Минтимер Шәймиев:] Шуңа күрә дә без федераль үзәк белән мөнәсәбәтләребезне махсус шартнамә ярдәмендә көйләп килдек. Ватаным Татарстан Көйләп кую Аз гына, кыска гына итеп көйләү. Әкрен генә «Шат күңелле яшьләр»не көйләп куя. Г.Гобәй. Матур, моңлы тавышы белән акрын гына көйләп куя. Г.Ибраһимов Көйләп тору Әледән-әле яисә даими рәвештә көйләү; көйләү хәлендә булу. Ахыр гомер мәңге өстегездә Мәрсияләр көйләп торырмын. Ш.Бабич. --- сөйләнә-сөйләнә, җил бәргәли башлаган тәрәзәне ябып куйды, ниндидер музыка көйләп торган репродукторны ычкындырып җибәрде. Г.Бәширов. [Ана] Үкенә икән, елый икән. Шул ана көйләп тора сыман да, тик әнкәй тавышы ич? Ш.Галиев Көйли башлау Көйләргә тотыну. Ул йомшак кына тамак кырып ала да иң моңлы бер җырны сайлап көйли башлый. Г.Гыйльманов Көйли бирү Бернигә дә карамастан көйләүне дәвам итү. Сабый әле һаман, әнисенең хафага төшкәнен аңламыйча, кулын чәбәкләп көйли бирде ---. Г.Гобәй Көйли төшү Бераз көйләбрәк әйтү, сөйләү. Ул бераз җитдиләнеп китте һәм бераз көйли төште. – Егет кеше уйлый да уйлый, уйларының очына чыга алмый, – диде. Г.Бәширов |