КӨЙЛӘНҮ I ф. 1) төш. юн. к. көйләү II (1–2 мәгъ.). Сыекчаны әзерләп бетереп, ике көпчәкле арбага көйләнгән кисмәккә салгач, кисмәкне труба аша арба артындагы күп тишекле улакка тоташтырып бирде. Г.Гобәй. Бер читтәрәк – су эчәр өчен махсус көйләнгән, югарыга су ургып тора торган кран. Р.Ишморат

2) Тәртипкә килү, җайлану, үз эзенә төшү (тормыш, эш һ.б. тур.). Хәйләкәр төлкенең эшләре бик шәп көйләнә ---. А.Алиш. Бу агроном чибәр генә көйләнгән тормышының тынычлыгын бозмыйча, матур гына итеп яшәргә яратучан --- бер кеше иде. Г.Бәширов. Бара-тора, яшь йөрәкләрендәге ялкынлы, дәртле һәм берникадәр җилле-буранлы мәхәббәтләре бер-берсенә гадиләшү көче белән гаделләшкәч, тормышлары көйләнде. Г.Минский

3) сөйл. Җайлашу, күнегү. «Ана теле» дип тикмәгә әйтмиләр – карында чакта ук шул аһәңгә көйләнә бала. Ш.Галиев

Көйләнеп бетү Тәмам көйләнү, бар да көйләнү. Бөтенесе дә көйләнеп беткәч, Нәфисә ---, байталны тезгеннән тотып, бодай өстенә җитәкли башлады. Г.Бәширов

Көйләнеп китү Билгеле бер вакыттан соң көйләнү; көйләнгән хәлгә килү. Шулай итеп, эшләр тагын көйләнеп китә иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә