КӨЙДЕРҮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса тышкы ягын, чит-читләрен яки очларын каралганчы яндыру, күмерләндерү. Ут телләре аның [Ильясның] бияләен көйдереп, беләзек турын ялап әчеттергәнгә, кинәт читкә тайпылып, таяк-фәлән юкмы дип эзләнде. Ә.Баян. Кабер өстендәге тактага көйдереп түбәндәге сүзләр язылган иде: 1943 ел, 21 апрель. А.Расих

2) Киптерү, корыту. Йөзе җил, яңгыр белән әйтерсең көйдерелгән. Г.Ибраһимов. Ул киптергән суны, көйдергән иген кырларын. М.Җәлил

3) Кыздыру, эсселәтү (кояш нурлары, эссе һава тур.). Талип бабай кояшка карап, сүзен икенчегә борды: – Ай, битеңне капларга бер кисәк болыт! Шулкадәр көйдермәсәң… Г.Гобәй. Ниһаять, ул үзенең күз теккән ноктасына барып ирешә дә, аннан мөтәкәбиранә бер сыйфат белән дөньяга карап, бөтен табигатьне утына, яктысына күмә, яндыра, көйдерә һәм нурландыра. Г.Ибраһимов

4) күч. Авыру яки башка сәбәпләр аркасында тән бик кайнар булу. Кулын тотып караган идем, корт чаккандай кире тартып алдым. Пешерде генә түгел, көйдерде. Н.Әхмәдиев

5) күч. Кайгыга салу, хәсрәтләндерү; борчу. Ә хәзер, хәзер алар утлы күмер кебек минем тәнемне көйдерәләр. Р.Ишморат. Тик юлдашының шыңшуы бәгырен көйдерә иде. Н.Гыйматдинова

6) күч. Начар якка үзгәртү, үзенең тискәре тәэсирен калдыру. Сугыш җәһәннәменең ялкыны бер ел дигәндә авылны шәһәргә караганда да рәхимсезрәк итеп көйдерергә өлгергән, авыл өстенә җәелгән сөрем исен чәчәк исләре генә томаларлык түгел иде. Г.Гобәй

7) күч. Бик каты тәнкыйтьләү. Байларны, казый һәм хәлфәләрне фаш итүгә, мәдрәсәдәге һәм хәзрәт семьясындагы җирәнгеч якларны сатира уты аша көйдерүгә юнәлдергән. М.Җәлил

Көйдерә башлау Көйдерергә тотыну. Соңгы айларда башын, йөрәген кайнаткан зәһәрләр тагын аның бөтен тәненә таралып, көйдерә башлады. Г.Ибраһимов

Көйдерә бирү Бернигә дә карамый, һаман көйдерү. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә. Г.Ибраһимов

Көйдереп алу Тиз арада гына көйдерү. Ялкын кебек көйдереп ала торган Усал җилләр биткә өрделәр. Ә.Ерикәй. Ачы хәсрәт аның тынын буган, күз яшьләрен көйдереп алган, әгәр елый башласа да, күзләреннән яшь урынына кан тамар иде. Г.Бәширов

Көйдереп кую Азрак, берникадәр күләмдә көйдерү. Тик алтын сары салам түбәне бераз көйдереп --- куйды. Г.Ибраһимов

Көйдереп ташлау Ачу, ярсу белән тулысынча көйдерү; бик тиз көйдерү. --- менә күрерсез, бодайлары тишелеп тә чыкмас, шундук кояш көйдереп ташлар, диделәр ---. Н.Фәттах

Көйдереп тору Бертуктаусыз, гел, даими көйдерү; хәзерге вакытта көйдерү. Тагын бер уй аның күңелен көйдереп, җанын бимазалап тора. Т.Галиуллин

Көйдереп узу Узышлый көйдерү. «Берсе җанымны теге дөньяга алып китсә, икенчесе сары йортка тапшырыр» кебегрәк ямьсез уйлар өермәсе миен көйдереп узды. Т.Галиуллин

Көйдереп үтү к. көйдереп узу. Сөембикә аның тавышын һич тә таный алмады, әллә Баллы Төбәктән әнисе килгәнме дигән уй аның миен көйдереп үтте. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә