КӨЙДЕРГЕЧ с. 1) Көйдереп, яндырып ала торган. Башкаланы дәһшәтле сугыш күкрәве дерелдәтми, канонадалар тынган, сугыш җәһәннәменең көйдергеч ялкыны башкала күгендәге соры болытларда чагылмый иде. Г.Гобәй. Егет, я син бу әлегә тетрәнеп кенә торган ут шәүләсеннән качып кит һәм аны онытып өлгер, я син аның көйдергеч ялкынында көл булырга әзер тор! Ә.Фәйзи. Харара җиле көйдергеч кызу һава белән вак борычтай әче тузан алып килә. М.Юныс 2) күч. Бик көчле, ачы (хис тур.). Шушындый минутларда, яңа туган балаларның бишекләренә бомбалар ташларга хәзерләнүче фашистларга, сугыш уты кабызучыларга нинди көйдергеч нәфрәт кабынмый да, нинди ярсу тумый!? Г.Әпсәләмов |