КӨЙГӘ бәйл. к. көенчә. Яратса, шул көйгә яратыр, яратмаса чукынып китсен: мин, аңа ярыйм дип, үзем өчен бер тиен чыгым ясамам, купшыланмам. Г.Ибраһимов. --- һәм шул бәхетсез көйгә, бүтән кешеләрдән калышмыйча атлап килдем. Ф.Хөсни. Күңелен никадәр беркетеп торырга теләсә дә, ахрысы түзә алмады, намазын укый торган көйгә, учак ягына борынын сузып иснәштерә башлады. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә