КӨЙ II и. кыт. Җай, тәртип, бер уңай. Аның көенә туктап-туктап барды, ул утырып ял иткәндә көтеп алды. Г.Гобәй. Тормышыбызны бер көйгә җайлап җибәрсәк тә, без яӊа теләкләр һәм бурычлар белән янып яшибез. Ә.Еники ◊ Көе килү Җае килү, кәефе килү, кәеф булу. Үзеңне нык сыйларлар: безнең карт, көе килгәндә, бик юмарт кеше. Г.Ибраһимов. Көе китү Бозылу, эшнең рәте бетү. Шулай да бу Мәрфуга килен эшләп кинәндерми, көе килгәндә бик әйбәтләп булышкалый, бер нәрсә ярамаса --- үпкәли, әче теллеләнә башлый. Г.Ибраһимов. Көен көйләү Кәефен табу, күңелен күрү. Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең. Мәкаль. Ярамыйны мондый «ярамый» бер дә бер заманны туйдырып, гарык итеп бетергән дә, әйткән, ди, бу: – Мин Ярамыйм икән, әнә урам буйлап Ярый килә. Аңа бөтен нәрсә ярый. Шуның көен көйләп торыгыз инде, алайса, – дигәч, әллә кая киткән дә барган. Ә.Гаффар. Көен күрү к. күңелен күрү. Көенә тору Кемгә дә булса каршы килмәү, ул дигәнчә эшләү. Көйгә килү Җайлану, яхшыга әйләнү (кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе тур.). Николай үзенең заборын беррәттән дүрт мәртәбә санаткач кына азрак тынычланды, юкса һич ипкә-көйгә килми. Ш.Камал. Көйгә китерү Нинди дә булса эшне башкарырга күндерү, ризалату; яхшыга әйләндерү. Көйгә бастыру к. көйгә китерү |