КӨЙ I и. кыт. 1) Авазларның (тоннарның) эзлекле тәртибеннән гыйбарәт музыкаль бербөтен. Ә алар [музыкантлар], ярарга тырышып, дәртләнә-дәртләнә әрмән көйләрен сыздыралар. З.Мәхмүди. Кемдер яңа йокыдан уянган, әле бөтенләй ачылып җитмәгән тавышы белән озын көйгә салып: «Агыйделкәй алкын, суы салкын, Тулкыннары кага салларга...» – дип сузды. Г.Ибраһимов. Көйгә салып йөрәк моңнарымны Нинди-нинди җырлар тезмәдем, – Гыйшык тоту аннан мең мәртәбә Кыен икән, шуны белмәдем. Ш.Мөдәррис

2) Билгеле бер музыкаль әсәр. Гармунчы аның саен җәһәтрәк бию көйләрен тартып җибәрә. Аяклар торган саен ныграк баса. Р.Мөхәммәдиев. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буена җырлап йөри, биредә ул «Мөхәммәдия» укымый, ә татарның милли көйләрен: «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көйләрен җырлый иде. Ш.Каюмов

3) Нәрсә дә булса чыгарган аһәңле тавыш. Әһә! Әнә өянкенең су өстенә асылынып төшкән чуклары дулкын өсләренә тиеп китәләр дә бер серле көй чыгаралар… Чың-чың… чың-чың-чың… Г.Гыйльманов

Көен җырлау Берәр эштә кемнең дә булса карашын үткәрү; кемнең дә булса эшен яклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә