КӨЗЕН рәв. Көз айларында, көз вакытында, көз көне. Җил көзен очраган берәүнең борынына тузан тыгып йөридер иде, хәзер инде һөнәрен үзгәрткән---. Һ.Такташ. Көзен дә, кышын да басуда кунып булмый торгандыр, кайтып керергә бер куыш кирәктер бит миңа. Г.Бәширов. Көзен фриц язган хатынына: – Кыш килгәч тә кайтып җитәм, – дип. – Көз бик пычрак була бу якларда, Сугышуы авыр икән, – дип. Ә.Ерикәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә